3-12 май көннәрендә Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә гаилә нигезләре атнасы үтте, аның барышында үткәрелгән чаралар гаилә кыйммәтләрен тәрбияләүгә, кешене тәрбияләүдә гаилә роленең әһәмиятен күтәрүгә юнәлдерелгән.
11 майда 5-11 сыйныфлар укучылары Халыкара гаилә көненә "Классная" электрон газетасын чыгардылар. Анда укучыларның "Гаиләм – минем терәгем" темасына язылган иншалары һәм гаилә фотосурәтләре урын алган.