Бүген район Башлыгы Павел Лоханов катнашында районның предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән чираттагы киңәйтелгән киңәшмә узды. Киңәшмәдә районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә язгы кыр эшләренең барышы һәм терлекләрне көтүлекләргә чыгару (Кама тамагы муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев), торак пунктларда санитар-экологик икеайлык үткәрүнең барышы (Кама Тамагы муниципаль районы административ комиссиянең җаваплы секретаре Геннадий Вахромов) турында мәсьәләләр каралды.