Бүген, 15 май көнне Район Башлыгы Павел Лоханов Кама Тамагы муниципаль районының авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыклары белән атналык киңәшмә үткәрде. Киңәшмә барышында районның шәһәр һәм авыл җирлекләрендә үзара салым акчасын җыю, гражданнар җыелышлары вакытында әйтелгән тәкъдимнәрне үтәү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру, милли бәйрәмебез - Сабантуй 2017 әзерләнү, районның авыл җирлекләрендә "Авыл көнен" үткәрү, шәһәр һәм авыл җирлекләрендә булган янгынга каршы техниканың торышы турындагы мәсьәләләр каралды.