Хөрмәтле райондашлар!
Чын күңелдән сезне якты бәйрәм - Халыкара гаилә көне белән тәбрик итәм!
Бу бәйрәм аеруча да символик - ул җәмгыятьтә гаиләнең әһәмиятен һәм кыйммәтен ассызыклый. Нәкъ менә гаиләдә өлкәннәрдән кечкенәләргә әхлакый кыйммәтләр һәм мәдәни традицияләр күчә, аларны безгә сакларга һәм арттырырга кирәк. Туганнарның җылысын һәм яклавын тойганда гына кеше үзен бәхетле сизә ала.
Ваемсыз калмыйча, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны опекага алучыларга аеруча зур рәхмәт.
Гармония һәм мәхәббәт, тугрылык һәм килешү хөкем сөргән гаиләләр күбрәк булган саен районыбыз һәм Ватаныбыз да ныграк булыр.
Гаиләләрегездә үзара хөрмәт, тынычлык һәм килешү, иминлек булсын!
Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы П.Н.Лоханов