Биш тракторчы сертификатка ия булды. Тракторчылар арасында беренче урынны алган Олы Кариледән Рашат Мәннәпов 25,7 норма-смена эшләгән. Калган дүрт урында – “Идел” ҖЧҖ тракторчылары. Икенче урында тырмалау буенча 23,6 норма-смена үтәгән Карамал бүлекчәсе тракторчысы Хәлим Вәлиев, өченче урында – Сөйкидән Иван Климачев, аның күрсәткече 23,3 норма-смена, дүртенче урында Красновидовадан Николай Петрухин, Олы Яңасаладан Тәлгать Хөснетдинов бишенче урында.
Сертификатлар тапшыру барышында “Кама Тамагы” АХП директоры Рамил Каюмов, “Олы Кариле” ААҖ директоры Вәкил Касыймов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев, идарә белгече Илнар Исмәгыйлев.