Район Башлыгы язгы кыр эшләренең алдынгы механизаторлары белән очрашты

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, "Идел" ҖЧҖ директоры урынбасары Рәис Исмәгыйлев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе Илфат Вәлиев, идарә консультанты Илнар Исмәгыйлев район хуҗалыкларын әйләнеп чыктылар. Район Башлыгы язгы кыр эшләренең алдынгы механизаторлары белән очрашты һәм аларга акчалата премия алу өчен сертификатлар тапшырды. Сертификатларга Хәмидуллин Зөфәр ("Идел" ҖЧҖ "Бортас" бүлекчәсе), Миңнуллин Илфат һәм Заһидуллин Дамир ("Карамал" бүлекчәсе), Караков Сергей ("Варварино" бүлекчәсе) ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International