Бөртекле сабан культураларын чәчүдә 2017 елның 18 маена район лидеры

2017 елның 19 мае, җомга

   Бөртекле сабан культураларын чәчүдә 2017 елның 18 маена район буенча лидер "Идел" ҖЧҖ "Варварино" бүлекчәсе механизаторы Гундоров Александр Борисович булды. Ул МТЗ-1221 тракторында  21 норма - смена башкарып 631 га мәйданны чәчкән. Александр Борисович крестьян гаиләсендә туып үскән, анда ата-аналар кечкенәдән балаларда җиргә, авыл хуҗалыгына мәхәббәт хисе тәрбияләп үстергәннәр. Хезмәт эшчәнлеген ул  1974 елда ТАССР Кама Тамагы районының Карл Маркс исемендәге колхозында башлый. Ул ел саен районда иң яхшы җитештерү күрсәткечләренә ирешә.

   "Идел" ҖЧҖ "Карамал" бүлекчәсе механизаторы Миңнуллинн Илфат Габдулхак улы "Нью-Холланд" тракторы белән 630 га мәйданда  бөртекле сабан культураларын чәчкән.  Ул механизатор булып  2006 елдан бирле эшли, шул ара эчендә районның иң тәҗрибәле механизаторлары исемлегенә кергән.

   Яхшы нәтиҗәләргә шулай ук "Идел" ҖЧҖ "Карамал" бүлекчәсеннән  Селящев Валерий Иванович һәм "Бортас" бүлекчәсеннән  Вафин Тәфкил иреште. Районда шушындый тәҗрибәле механизаторларның булуы  язгы-кыр эшләренең  үз вакытында төгәлләнүенә ярдәм итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International