20 майда Кама Тамагы штп "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында бадминтон буенча "Яшь Бадминтонист" дигән район турниры узды.
Ярышларда 7 район белем бирү учреждениясеннән 36 яшь спортчы катнашты. Турнир ялгыз разрядта ике яшь категориясендә үтте: 2006-2007 елгылар, 2008 елгылар һәм кечерәкләр.
Барлык призерлар мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнделәр һәм 2-3 июнь көннәрендә Чистай шәһәрендә узачак "Татарстанның Бадминтон Ышанычы" дигән республика ярышларында район данын яклаячаклар. Аларга уңышлар телибез!