Район Башлыгы Павел Лоханов районның предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән чираттагы атналык киңәшмә уздырды

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

   Бүген, район Башлыгы Павел Лоханов катнашында, районның предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән чираттагы киңәйтелгән киңәшмә узды.

   Киңәшмә барышында түбәндәге сораулар каралды: балалар өчен  җәйге ял вакытында төрле чаралар оештыру турында "Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе" директоры  Айнур Закиров чыгыш ясады, соңгы кыңгырауга багышланган чарага җаваплы җитәкчеләрне беркетү  турындагы мәгълүматны җитәкчеләргә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина җиткерде, шулай ук авыл җирлекләре башлыкларын каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү һәм җыю буенча  "Чиста Дөнья" компаниясе вәкилләре белән үзара хезмәттәшлек итү турында  Гатауллин Марс таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International