Бүген, 2 июнь көнне Олы Бортас авылында яшәүче Гайнетдинова Зарифа Гобәйдулла кызын 90 яшьлек юбилее белән Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, Олы Бортас авыл җирлеге башлыгы Радик Сәгъдиев һәм Олы Бортас авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Гайнетдинов Мөнир котладылар.
Гайнетдинова Зарифа Гобәйдулла кызы 1927 елның 2 июнендә Чистай районы Мөслим авылында туа. Чистай шәхәрендә сигезьеллык мәктәп бетергәч, 1942 елда медицина техникумына укырга керә. Сугыш чорындагы кыенлыкларга карамыйча 1945 елда укуны тәмамлап, Кама Тамагы районына эшкә җибәрелә.Олы Бортас авылында үзенә тиң гомер юлдашын очрата. Сугыш ветераны, 2 гр.инвалид булып кайткан, рәсеме почет тактасыннан төшмәгән, колхозның баш агрономы Гайнетдинов Хатыйп абый белән тормыш корып җибәрәләр. 1 ир бала һәм 1 кыз бала тәрбияләп үстерәләр. Эшләү дәверендә фидакарь хезмәтләре өчен бик куп мактау грамоталары белән бүләкләнә,бик куп рәхмәт хатлары ала.1966 елда Урта Медицина 2 нче съездында катнаша хәм рәхмәт сүзләре ишетә. Зарифа апа Олы Бортас авылына 60 ел хезмәт күрсәтә.