Терлек азыгы җыю техникасын һәм терлек азыгы саклау амбарларын вакытында һәм сыйфатлы әзерләү буенча конкурс

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

   Терлек азыгы җыю техникасын һәм терлек азыгы саклау амбарларын вакытында һәм сыйфатлы әзерләүне  тәэмин итү максатларында, 7 июнь  көнне, районда смотр-конкурс узды.

   Конкурс комиссиясендә  муниципаль район Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе  Илфат Вәлиев, районның  дәүләт техник күзәтчелеге җитәкчесе Хәмит Гайнуллин, Үзйөрешле машиналарны һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтү идарәсе җитәкчесе  Радик Зыятдинов, "Татагрохим" ААҖ генераль директоры урынбасары  Илдар Афлятунов, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының әйдәп баручы белгече Наил Аглиуллов катнашты .

   Терлек азыгы җыю техникасын һәм терлек азыгы саклау амбарларын бәяләү нәтиҗәләре буенча 1 урынны   "Идел" ҖЧҖ (76 балл 80), 2 урынны "Олы Кариле" ААҖ (74 балл) алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International