12 июнь көнне Әхмәдиева Сәхия Сәйфиевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге зур бәйрәме белән аны Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина һәм Куйбышев Затон штп. башлыгы Николай Ефимов котлады.
Сәхия Сәйфиевнага чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк һәм РФ Президенты В.В.Путин исеменнән котлау телеграммасы тапшырылды.