Россия көне

2017 елның 12 июне, дүшәмбе

   12 июньдә Россия көненә багышланган чаралар дәвам итте.  Кама Тамагы штп  эстафетаны Туфан Миңнуллин паркы кабул итеп алды. Сәхнәдән Россия Федерациясенең Дәүләт гимны яңгырады.  Муниципаль район башлыгы П.Н. Лоханов  Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның татарстанлыларга булган мөрәҗәгатен укыды, район халкын һәм кунакларны бәйрәм белән котлады, уңышлар, ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, бәхет, иминлек һәм аяз күк йөзе теләде.  Бәйрәмдә тантаналы рәвештә 14 яшькә җиткән яшьләргә Россия Федерациясе гражданины паспортлары тапшырылды.

   Паркта планлаштырылган чаралар бәйрәм концерты белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International