Бүген Кама Тамагы штп Россия көненә багышланган футбол буенча турнир узды. Яңа стадионда өч команда көч сынашты: Кама Тамагы штп, Куйбышев Затон штп һәм Сөйки авылы командалары.
Спортчыларны котларга стадионга муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Насыйров һәм аның урынбасары Василий Глазков, Мәгариф идарәсе башлыгы Елена Гыймадиева килде.
Беренчеләрдән булып кырга Затон һәм Сөйки командасы чыкты. Бу турнирда Затон командасы көчлерәк булып чыкты. Икенче урынны каматамагылылар, ә өченче урынны сөйкилеләр яулады.