Район хуҗалыкларын тикшерү

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов район хуҗалыкларындагы хәлләр белән танышуны "Идел"  ҖЧҖ  "Барыш" бүлекчәсеннән башлады. Аны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе  Госман Камалиев, "Идел"  ҖЧҖ  директоры Рамил Каюмов, "Идел"  ҖЧҖ  баш белгечләре, бүлекчә җитәкчеләре, "АК БАРС" ХК АҖ АПК департаменты директоры урынбасары Иван Коновалов озатып йөрде. Район Башлыгы терлекчелек биналарын, җәйге лагерьларны карады,  бүлекчә хезмәткәрләре белән очрашты. Тикшерү барышында ачыкланган проблемаларны хәл итү буенча  бурычлар билгеләнде, хезмәткәрләргә вакытында хезмәт хакын түләү, фермаларга  капиталь ремонт ясау, азык әзерләү техникасын сатып алу кебек мәсьәләләр каралды. "Келәнче", "Бортас", "Олы Салтык", "Кече Салтык" бүлекчәләрендә дә шундый ук проблемалар. Районның барлык хуҗалыкларында да азык әзерләү техникасы начар хәлдә. Районның азык әзерләү техникасы паркын яңартырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International