15 июнь көнне Малафеева Мария Михайловнаны 90 яшьлек юбилее белән Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина һәм Куйбышев Затон штп башлыгы Николай Ефимов котлады.
Мария Михайловнага чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк һәм РФ Президенты В.В.Путин исеменнән котлау телеграммасы тапшырылды.