Кама Тамгы урта укучысы Варвара Автономова “Чикләрсез балачак” XIX Халыкара фестивале кысаларында үткәрелә торган “Игелекле тылсымчы” бәйгесе җиңүчесе булды.
Бу ел Варвара өчен үзгәрешләр елы. Ул быел мәктәпне тәмамлый, БДИ тапшыра. Кыз үзенә дә, башкаларга да “Мөмкинләре чикләнгән” дигән терминның аның турында түгел икәнлеген исбатлады. Ел буе Варвара төрле әдәби, шигъри һәм сәнгать бәйгеләрендә актив катнашты.
- Варвараның балачактан ук иҗади сәләте ачылды, ул аларны төрле яклап үстерә, - ди укытучысы Татьяна Гращенкова. – Аның иҗади эшчәнлеге күпкырлы: башлангыч сыйныфларда укыганда чигә иде, бисерлы үрү белән мавыкты. Урта сыйныфларда яраткан шөгыле рәсем ясау булды. Әдәбият өлкәсендә сәләтле булуы ачыкланды. Шигърият белән мавыгып, үзе дә шигырьләр яза башлады.
Нәкъ менә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Гращенкова укучысында бу сәләтләрне күреп, аңа аларны үстерергә булышкан. Әйе, барысы да шундук барып чыкмаган. Әмма Варвара, яхшы мәгънәдә үҗәт кыз, уйлаганын ахырга кадәр җиткермичә туктамый. Берничә елдан алып төрле бәйгеләрдә катнаша.
“Игелекле тылсымчы” бәйгесендә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр дә катнашты. Бу балалар тормышынң иҗтимагый, иҗади, спорт һәм башка өлкәләрендә уңышларга ирешкән. Алар арасында Варвара да бар. Бу уку елында гына да ул “Чикләрсез балачак” фестиваленең Халыкара, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрендә алдынлыкка чыккан. Болар – “Игелекле тылсымчы” мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасындагы бәйгенең республика этабында Гран-при бүләге, “Чикләрсез балачак” XIX Халыкара фестивале җиңүчесе, “Балалар иҗаты иле”сәнгати-гамәли иҗат һәм сынлы сәнгать бәйгесенең республика этабында II урын. Шулай ук Варвара “Пегас канатлары” Республика әдәби бәйгесенең “Шигьрият офыклары” номинациясендә һәм “Татарстан талантлары” балалар халык иҗаты Республика бәйгесенең муниципаль этабында җиңү яулады.
Варварага тормышта үз юлын табуын, иҗади потенциалын гамәлгә ашыруын һәм тугры дуслар табуын телибез.