17 июнь көнне Тәтеш районының Килдеш авылында “Валда шинясь” IV Республика мордва мәдәнияте фестивале узды. Бәйрәмдә безнең районның Мордва Каратае авылыннан "Мордва бизәкләре" фольклор ансамбле (җитәкчесе - И.Ф.Окунева) катнашты. Коллектив безнең республиканың төрле почмакларыннан килгән халык башкаручылары белән беррәттән үз туган телләрендә җырлар һәм такмаклар башкардылар. "Мордва бизәкләре" фольклор коллективы "Валда Шинясь" республика бәйрәмендә катнашкан өчен диплом белән бүләкләнде.