район Башлыгы Павел Лоханов #Экояз2017 конкурсында җиңүчеләрне котлады

2017 елның 19 июне, дүшәмбе

Бүген  район Башлыгы Павел Лоханов #Экояз2017  конкурсында "Экомәктәп", "Экобакча" (балалар бакчалары өчен), "Экогаилә", "Экопредприятие" номинацияләрендә җиңүчеләрне котлады.

ТР торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре буенча мактау грамоталары һәм кыйммәтле призлар белән түбәндәгеләр бүләкләнде: "Экомәктәп" номинациясендә Кама-Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе; "Экобакча" номинациясендә  Кама Тамагы штп №1 "Салават күпере" балалар бакчасы; "Экогаилә" номинациясендә Антоновка авылыннан Ногумановлар гаиләсе;  "Экопредприятие"  номинациясендә "Благоустройство" ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International