"Эшлекле дүшәмбе"

2017 елның 19 июне, дүшәмбе

   Бүген, 19 июнь көнне Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов районның предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән  атналык киңәшмә уздырды. Киңәшмә барышында сүз районның авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендәге  язгы-кыр эшләренең  нәтиҗәләре (Вәлиев И. И., авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе )  һәм "Государев Амбар" ҖЧҖ "Красновидово" аерымланган бүлекчәсендә уңыш кабул итүгә техник базаны ремонтлау һәм әзерләү (Саттаров Р. Ф. "Государев Амбар" ҖЧҖ "Красновидово" аерымланган бүлекчәсе җитәкчесе) турында барды. 

   Киңәшмәнең икенче өлешендә Кирельск, Осинники һәм Варварино авыл җирлекләре башлыклары гражданнар җыелышлары вакытында әйтелгән тәкъдимнәрне  тормышка ашыру чаралары планы белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International