21 июнь көнне сәгать 21.00дә Тенеш штп мәдәният хезмәткәрләре мәктәп белән берлектә, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында, "Хәтер шәме" акциясен оештырдылар. Мәктәп укучылары һәм бистәдә яшәүчеләр бу кичтә Ватаныбыз өчен Бөек җиңү хакына һәлак булганнар алдында баш иделәр.