Кама Тамагы район Башлыгы Павел Лохановның Яшьләр көне белән котлавы!

2017 елның 27 июне, сишәмбе

Кадерле дуслар!

Иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Яшьләр көне уңаеннан җылы теләкләремне кабул итегез.

Яшьлек – иң матур һәм онытылмас чор, хыяллар, амбицияләр, тормышта үз-үзеңне табу чоры. Яшьләрнең өстенлеге – кыю рәвештә катлаулы  мәсьәләләрне хәл итү, стандарт булмаганча фикер йөртү, яңа идеяләргә ачык булу, үзгәрешләргә омтылу, ирешкән уңышлар белән генә чикләнмәү. Шуңа күрә районның иҗтимагый тормышында актив катнашуыгыз – туган як традицияләрен һәм мәдәниятен саклап калу һәм арттыруыгыз, волонтерлык эшчәнлеге белән, шөгыльләнүегез, хезмәттә булышып, өлкән буынга ярдәмчел булып, үсеп килүче буынга үрнәк күрсәтүегез бик мөһим.

Без яшь якташларыбызның уңышлары белән горурланабыз, аларның җиңүгә омтылышлары районыбыз данын ныгыта. Туган ягыбыз һәм илебез киләчәге сезнең кулларда!

 

Кама Тамагы район Башлыгы                                                                                         П.Н. Лоханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International