Сабантуй – чын-мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-текәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлылыкта көч сынашу. Сабантуй турында бөтендөньяга билгеле булыр һәм ул Бөтендөнья мирасы исемлегендә лаеклы урынны алыр дип ышанасы килә.
Барлык каматамагылыларны һәм районыбыз кунакларын милли бәйрәмебез "Сабантуй-2017" үзенә дәшеп кала. Бәйрәм 2017 елның 1 июль көнендә 10.00 сәгатьтә Кама Тамагы штп, Заовражный Каратай урамында башланып китәчәк. Рәхим итегез!