Бүген Кама Тамагында берничә спорт чарасы уздырылачак

2017 елның 30 июне, җомга

Кама Тамагы штпның үзәк стадионында Яшьләр көне уңаеннан поселокның яшьләр командалары арасында футбол буенча турнир оештырылачак. 

Шул ук көнне “Акчарлак” спорт-сәламәтләндерү комплексында ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узачак. Ул сәгать 16.00дә башлана, чараны яшьләр эше һәм спорт бүлеге оештыра. Җиңүчеләрне бүләкләр, Мактау кәгазьләре, Дипломнар көтә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International