Кәдерле каматамагылылар һәм районыбызның кунаклары!

2017 елның 30 июне, җомга

Сезне чын күнелдән иң яраткан милли бәйрәмнәребезнең берсе – Сабан туе белән тәбрик итәм!

Ул Татарстанда гына түгел, Россиядә, хәтта чит илләрдә дә билгеләп үтелә. Илебезнең төрле почмакларында аны беләләр һәм яраталар. Бу күңелле бәйрәм язгы кыр эшләренең тәмамлануын белдерә һәм көзен мул уңыш җыеп алуга өмет бүләк итә. Сабантуй – ул борынгы традицияләр, гореф-гәдәтләр, тарихи һәм мәдәни кыйммәтләр җыелмасы. Ул, конфессия ара һәм этник чикләрне бетереп, төрле милләт халыклары һәм мәдәният вәкилләре арасында үзара аңлашу һәм татулык символы булып тора.

Бу көнне без авыл хезмәтчәннәрен, алдынгыларны данлыйбыз, чөнки алар – авыл хуҗалыгының нигезе. Җитештерү өлкәсе ветераннары турында да онытмыйлар – аларга аерым ихтирам.

Быел да Сабан туе киң күләмдә гөрләп үтәр дип ышанам. Бәйрәмдә катнашучылар һәм кунаклар төрле уеннарда үз көчләрен һәм осталыкларын күрсәтә алачак.

 Чын күнелдән һәркайсыгызга бәхет, иминлек һәм җитешлек, һәр гаиләгә – тынычлык, гармония һәм мәхәббәт телим!

 

Кама Тамагы муниципаль

район башлыгы                                                                                 П.Н. Лоханов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International