Хөрмәтле диңгез һәм елга флоты хезмәткәрләре һәм ветераннары!

2017 елның 1 июле, шимбә

Чын күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Илебез бөек диңгез һәм елга дәүләте булып санала. Су транспорты бердәм транспорт системасының мөһим өлеше булып тора. Ул төбәгезнең социаль-икътисади үсешенә ярдәм итә, илнең эчке элемтәләрен үстерә, иң ерак җирләргә пассажирлар һәм йөк ташу мөмкинлеге бирә, актив рәвештә туризмны үстерә.

Кама Тамагының Идел һәм Кама кушылган матур урынында урнашканга күрә күпләр гомерләрен елга хезмәтенә багышлый, аның традицияләрен саклый, үз белемен һәм тәҗрибәсен үзеннән соң килгән буыннарга тапшыра.

Барлык диңгез һәм елга флоты хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге һәм хезмәттә уңышлар телим!

 

Кама Тамагы муниципаль район башлыгы                П.Н. Лоханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International