1 июль көнне туган якны өйрәнү музеенда Южная Околицада туып-үскән, бүгенге көндә төрлесе төрле якка сибелеп яшәгән каматамагылылар очрашты.Музейда кемдер үзенең әби-бабасы турында укып-күреп белде, кемдер бүләк иткән экспонатларын таныды, ә кайберәүләр үз эшләрен күреп тә сөенде.
Музейдагы очрашу Южная Околица тарихына багышланган иде. Җыелганнар бергәләп тарихны искә төшерде, үлгәннәрне искә алды, төрле елларда булып узган вакыйгаларны искә төшерде.