Келәнче авылында Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм үзэшчәннәр әзерләгән концерт номерлары белән алып барылды. Матур, күңелле җырлар, шаян биюләр бәйрәмне тагын да ямьләндерде. Сабантуйга авылда яшәүчеләр генә түгел, күп кенә кунаклар да кайткан иде.
Һәр елдагыча бәйрәмне милли уеннар бизәде: көрәш, чүлмәк вату, ат чабышы, баганага менү һ.б.
Бәйрәм узган елларда кебек үк күңелле һәм бик тә җылы үтте.
Источник: http://www.kamskoe-ustie.ru/