Бүген Лаеш муниципаль районында "Бөтенроссия кыр көне-2017" агросәнәгать форум-күргәзмәсе ачыла. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев, Кытай Халык Республикасының авыл хуҗалыгы министры Хань Чанфу катнашыр, дип көтелә.
Россия делегацияләре авыл хуҗалыгы культуралары, авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары, нәселле терлекләр экспозицияләрен караячак.
Форум кысаларында "Авыл хуҗалыгында заманча технологияләр, агросәнәгать комплексы проблемалары һәм аларны хәл итү юллары" темасына "түгәрәк өстәл" узачак. Александр Ткачев шулай ук "Быелгы шартларда үсемлек продукциясе сыйфаты һәм урып-җыю эшләрен уздыру барышы турында" киңәшмәсен үткәрәчәк. Моннан тыш, "Россиянең агросәнәгать комплексының ягулык куркынычсызлыгы" темасына эшлекле киңәшмә көтелә.
Иртәгә аграр тармакның төрле юнәлешләре буенча "түгәрәк өстәл"ләр, мастер-класслар үтәчәк.
"Татар-информ"