10 июль көнне "Булгария" теплоходында һәлак булучылар мемориалында кайгы митингы узачак. Ул төгәл сәгать 12дә башланачак. Традиция буларак, митингка вафат булганнарның туганнары һәм якын дуслары, танышлары килүе көтелә. Алар өчен шәхси эшмәкәр Илнур Хөснуллин автобуслар бирә. Моннан тыш, митингта район җитәкчеләре, хезмәт коллективлары да катнашачак.