Кама Тамагы районында 10 июльдә "Булгария" һәлакәтенә бәйле кайгы митингы булып узды

2017 елның 10 июле, дүшәмбе

10 июльдә Сөйки кичүе янындагы мемориаль комплекста алты ел элек  “Булгария” теплоходында гомерләре өзелүчеләрне искә алу митингы үткәрелде.

Еллар узса да, йөрәктәге яралар төзәлми... Аналарның  балаларын, ә балаларның ата-аналарын беркайчан да күрә алмаячагын аңлап елауларын күрү аеруча авыр. Яңгыр сибәләп торса да митингка һәлак булучыларның туганнары, якыннары һәм гомумән, кеше кайгысына ваемсыз калмаган кешеләр җыелган иде.

Хәтер көнендә җыелган халык батып үлүчеләр исемнәре язылган мемориаль тактага чәчәкләр, уенчыклар һәм фоторәсемнәр куйды. Митинг  бер минут тынлыктан башланды. Алып баручылар арабыздан мәңгегә китүчеләрнең исемнәрен әйтеп чыкты, димәк беркем дә онытылмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International