Кама Тамагы үзәк китапханәсе "Шоколад көне" бәйрәмен уздырды

2017 елның 11 июле, сишәмбе

1 июль "Шоколад көне" иде. Шул сәбәпле Кама Тамагы штпда урнашкан Үзәк китапханәсе "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен бәйрәм чарасын үткәрде. Аю баласы балалар өчен викторина, ярышлар, төрле бәйгеләр, кызыклы әңгәмәләр үткәрде. Бәйрәм ахырында бөтен кеше дә баллы күчтәнәч белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International