Фотоконкурс "Иң унган балыкчы"

2017 елның 12 июле, чәршәмбе

Кама Тамагы районы балыкка бай икәнен барысы да белә. Безнең районда балык тоту белән кызыксынучылар бик күп. Моның белән бәйле рәвештә, "Идел Таңнары" газета редакциясе фотоконкурс игълан итә.

Конкурста катнашу шартлары гади: 12 июльдән башлап 16 июльнең 23:59 сәгатькә кадәр балык тотучылар узләре тоткан балыклары белән фоторәсемнәрен (сезнең туганнар, әти-абыйлар, әби-бабайлар һ. б. фотода булуы ихтимал) бу адреска безгә җибәрә аласыз: volzhskie-zori@yandex.ru. Фотодагы кешенең исем-фамилияне язып куерга онытмагыз. 

Тавыш бирү 17 июльнең сәгать 9дан 28 июльнең сәгать 12гә кадәр булачак.

Катнашучыларның иң яхшылары чираттагы балык тоту фестивалендә бүләкләнәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International