Яңа Сала авылы китапханәсе хезмәткәре Саттарова И.И. китап укучылар өчен “Наркомания –замана чире” дип исемләнгән сәламәтлек дәресе уздырды. Кеше организмына наркотик матдәләрнең йогынтысын, наркотикларга бәйлелек сәбәпләрен аңлатты, “Наркомания - гасыр афәте” дигән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Балалар сәламәт булу, дөрес яшәү рәвеше алып бару мөмкинлеге һәр кешенең үзеннән торганына төшенделәр.