1нче җәмәгать суд участогы яңа административ бинага күченде

2017 елның 12 июле, чәршәмбе

12нче июльдә Кама Тамагы суд районының 1нче җәмәгать суд участогы яңа административ бинасы ачулыуна багышланган тантана узды. Хәзер суд участогының яңа адресы: Кама Тамагы поселогы, Калинин урамы, 7нче йорт (МФЦ бинасы).

Чарада катнашучылар алдында муниципаль район башлыгы Павел Лоханов һәм Татарстан Республикасы Югары Суд рәисе Илгиз Гыйләҗев чыгыш ясадылар. Татарстан Республикасы юстиция министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов яңа ачылган суд участогына яңа ноутбук бүләк итте. Чакырылган кунаклар арасында Татарстан Республикасы Югары Суд рәисе урынбасары Роман Гафаров та булды.

Рәхмәт сүзе белән Кама Тамагы суд районының 1нче суд участогының җәмәгать судьясы Лилия Гафиятуллина чыгыш ясады.

Тантаналы өлештән соң суд хезмәткәрләре һәм килгән кунаклары яңа административ йорт белән танышып чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International