Бәйрәмгә авылдашлар, күрше авыллардан кешеләр һәм шәһәр кунаклары килде.
Сабан туенда традицион ярышлар һәм халык уеннары иде: йомыркалы кашык белән йөгерү, капчык белән сугышу, ат чабышлары һәм, әлбәттә, көрәш.
Бәйрәм белән котларга мәйданга Кама Тамагы муниципаль районының башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин да килде. Ул Сабан туй кунакларын зур һәм матур бәйрәм белән котлады, барысына да бәхет һәм сәламәтлек теләде. Шулай ук котлау сүзләре белән ААҖ "Олы Кариле" җитәкчесе Вакыйль Касыймов чыгыш ясады.