Кама Тамагы районының Олы Салтык авылында Сабан туй бәйрәме үтте

2017 елның 17 июле, дүшәмбе

Шимбә көнне, 15 нче июльдә, Олы Салтык авылында милли бәйрәмебез Сабан туй үтте. Бу кояшлы көн күп кенә авылдашларны, күрше авыллардан һәм шәһәрләрдән кунаклырны җыйды. Олы Салтык авыл җирлеге башлыгы Хәлим Ибәтов бәйрәм белән котлады. Кама Тамагы районының имам-мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

Сабан туйда традицион ярышлар һәм милли уеннар уткәрелде: йомыркалы кашык белән йогерү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, озынлыкка сикерү, әтәчле баганага менү, көянтә белән йогерү. Чара матур җырлар белән бизәкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International