Бу Кама Тамагы районы һәм тугандаш шәһәр Людвигслуст арасында традицион делегация алмашу. Дүшәмбе көнне район вәкилләре делегацияне Казан шәһәрендә каршы ала. Районга 15 укучы килә. Кунаклар өчен кызыклы экскурсия программасы әзерләнде, аларның балалар белән аралашуы һәм төрле чараларда катнашуы оештырылачак.