Кама Тамагында 3 августта беренче тапкыр Кырым цирк-шапито "Бинго" гастрольләре узачак

2017 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

2,5 сәгатьлек программада – һава гимнастлар чыгышы, акробатлар, жонглерлар, үзенчәлекле жанр осталары чыгышы. Шулай ук ренское тәгәрмәче, фокусник, йог, хайваннар. Тамаша вакытында яхшы кәефне клоун дуэты "Мәзәкләр ягына таба" күтәрәчәкләр.

Чатыр Кама Тамагының Туфан Миңнуллин исемендәге паркында урнаштырылачак. Чара 18.00 сәгатьтә башлана.

3 яшькә кадәр балаларга керү бушлай. Белешмәләр өчен тел. 89102844389.

Үзегезгә һәм балаларга бәйрәм бүләк итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International