"Авыл көне" бәйрәме соңгы елларда бик актуальләшеп киткән чараларның берсе. Хәленнән килгән һәр авыл үзенең бәйрәмен үткәрергә тели. Һәм бу бик яхшы чараларның берсе. Чөнки нәк менә шундый милли, матур бәйрәмнәр барлык туганнарны, авылдашларны, дусларны бер мәйданга туплый.
Шимбә көнне Олы Карамал авылында "Авыл көне" үткәрелде. Ул бәйрәмгә җыелган авыл халкы, читтә яшәүче авылдашлар, күпсанлы кунаклар катнашында оешкан төстә күңелле үтте. Олы Карамал авыл җирлеге башлыгы Эдуард Байдамшин авылдашларны һәм чара кунакларын котлады.