29 нчы июль көнне Кама Тамагы районы Чаллы авылында «Авыл көне» бәйрәме булып үтте. Бәйрәмне һәр еллардагыча шушы авылда туып үсеп Югары Ослан районында яшәүче, шушы бәйрәмне оештыручы – Гараева Гузәлия Гайнан кызы ачып жибәрде. Авыл мулласы Җәмил абый бик матур итеп азан әйтте, корьәннән аятьләр укыды. Аннан сон авыл җирлеге башлыгы Фарук Гарифуллин авыл кешеләрен килгән кунакларны бәйрәм белән котлады. Авыл җирлеге секретаре Рәдифә Загирова район башлыгы П.Н. Лохановның котлау хатын укыды. Бәйрәм олы кешеләр, балалар өчен оештырылган төрле кызыклы уеннар, лотерея уеннары, концерт программасы белән бергә дәвам итте. Кунакка республиканың төрле җирләрендә яшәүче, шушы авылда туып үскәннәр дә кайткан иде. Бәйрәмнән һәркем кәнәгать калды.