Халыкара светофор көненә багышлап, Кама Тамагы муниципаль районының Үзәк китапханә хезмәткәрләре "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Светофорда кунакта" дигән чара үткәрделәр. Чара барышында балаларга юл йөрү кагыйдәләре һәм юл билгеләре турында сөйләделәр. Ике команда "Почемучки" һәм "Незнайки" төрле табышмакларны чишеп, "рөхсәт ителә - тыела" дигән уенда катнаштылар. Азакта Сергей Михалковның светофор турында әкиятен тыңладылар.