Бүген, 10нчы август көнне Балалар китапханәсендә яшь укучыларыбыз өчен "Яшелчәләр һәм җиләк-җимеш - файдалы ризыклар" дигән әңгәмә-уен үткәрелде. Әңгәмә барышында балалар витаминнарның файдалыгы турында белделәр, витаминнар яшелчәләрдә һәм җиләк-җимешләрдә гаять зур күләмдә булуын аңлаттылар. Чарада катнашучылар бик теләп табышмакларга җавап бирделәр, "Яраткан яшелчә" дигән мастер-класста катнаштылар. Актив катнашучыларны дипломнар белән бүләкләделәр.