Хөрмәтле төзүчеләр һәм төзелеш тармагы ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!
Һөнәрегез инфраструктура үсеше өчен иң кирәкле һәм мөһим һөнәрләренең берсе. Осталык һәм тәҗрибә, эшкә җаваплы һәм намуслы мөнәсәбәт югары күрсәтечләргә ирешүнең төп нигезе булып тора.
Сезнең тырышлык белән районыбызды республика программаларын гамәлгә ашыру буенча зур эш башкарыла: Куйбышев Затон, Кама Тамагы, Тенештә күп фатирлы йортлар төзелеше һәм ремонт, “Салават күпере”, “Кояшкай” балалар бакчасында, Иске Барыш һәм Красновидово мәдәният йортларында ремонт бара. Агымдагы елда торак пунктларда урамнарны яктырту буенча эшләр дәвам итә.
Сез төзегән бар нәрсә дә озак хезмәт итсен, нык булсын, ниятләгән уй-фикерләрегез кешеләр өчен кирәкле, сыйфатлы обүектларга әверелеп тормышка ашсын. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, уңышлар телим!
Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы П.Н. Лоханов