Шимбә көнне, 12нче августта, Кече Мәрәтхуҗа авылында "Авыл көне"н билгеләп үттеләр. Авыл халкын һәм бәйрәм кунакларын Кама Тамагы муниципаль районының башлыгы П. Н. Лоханов котларга килде. Сәламләү сүзе белән МР Совет аппараты җитәкчесе Р. Ф. Вафин чыгыш ясады. Аның котлау сүзләренә Кече Салтык авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиганшин кушылды. Авылдашларга һәм кунакларга сәламәтлек, гаилә иминлеге, авылга алга таба да муллык китерүен теләделәр. Бәйрәмгә авылдашлар, шәһәрдән кунаклар, якын-тирә авыллардан да дуслар-туганнар җыелды. Күңелле җырлар, матур, шаян биүләр кәефне тагын да күтәрде.