Кичә, 2017 елның 20нче август көнне Кәримуллина Асия Шәрәфи кызын 90-яшьлек юбилее белән Кама Тамагы муниципаль районының башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин һәм Олы Салтык авыл җирлеге башлыгы Хәлим Ибатов котладылар. Асия апага чәчәк бәйләмнәре, истәлекле бүләкләр һәм РФ Президенты В.В. Путин котлаулары тапшырылды.