“Ак, зәңгәр, кызыл төс - дан һәм җиңү символы!”

2017 елның 21 августы, дүшәмбе

«Салават купере» балалар бакчасында Балалар китапханәсе вәкилләре кече яшьтәге балаларга Россия Федерациясе флагы  көненә багышланган “Ак, зәңгәр, кызыл төс - дан һәм җиңү символы” кызыксыну сәгате уздырдылар. Чара дәвамында балалар безнең илнең барлыкка килүен, Россиядә кемнәр яшәвен, һәр төснең нәрсә символы булуын төшенде. Аннан соң, белемнәрне ныгыту өчен балалар асфальтта флаг һәм герб рәсемен төшерде. Кызыксынучылар өчен китап күргәзмәсе дә әзерләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International