Кама Тамагы муниципаль районының башлыгы Павел Лохановның Россия Федерациясе Дәүләт әләме көне белән котлау сүзе

2017 елның 22 августы, сишәмбе

Хөрмәтле каматамагылылар!

Сезне Россия Федерациясе Дәүләт әләме көне белән тәбрик итәм! Россия әлеменнең өч төслелеге буыннар бәйләнешендә, патриотик рухта, илебезнең төрле мәдәниятләр һәм халыклар бердәм берләштерүен омтылышы көчле дәүләт икәнен аңлата. Безнең әләмнең һәр төсе үз мәгънәсенә ия. Ак төс тынычлык һәм чисталыкны анлата, зәңгәр - дин һәм рухият, кызыл - дөреслекне һәм батырлыкны, ул безнең халыкларына хас сыйфатлар. Уртак тырышлыгыбыз белән генә безнең илне яңа казанышларга һәм җиңүләргә алып барыр.

Бу искиткеч матур көнне район халкына тыныч күк өстен телим, Ватанга мәхәббәт хисе сезнең йөрәкләрегездә һәрвакыт мөһим урынны алып торсын һәм игелекле эшләрне башкарырга гел көч биреп торсын.

 

Кама Тамагы муниципаль районының башлыгы                                                                  П.Н. Лоханов                                  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International