Татар язучысына 82 ел тулу уңаеннан Яңа Сала авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Язучы, драматург - безнең якташыбыз" мәгълүмат сәгате узды

2017 елның 25 августы, җомга

Туфан Миңнуллин – күренекле татар язучысы гына түгел, ә уңышлы драматург, актив җәмәгать эшлеклесе һәм депутат. Ул гөмердән киткәннән соң да аның тормышы, иҗаты, иҗтимагый эшчәнлеге, шәхесе беркемне дә битараф калдырмый.

Татар язучысына 82 ел тулу уңаеннан Яңа Сала авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Язучы, драматург - безнең якташыбыз" мәгълүмат сәгате узды. Укучыны Т. Миңнуллинның тормышы, иҗаты һәм иҗтимагый эшчәнлеге белән таныштырыр өчен бу чарага "Туфан Миңнуллинның мизгелләре" китап күргәзмәсе эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International