Хөрмәтле каматамагылар!
Кама Тамагы муниципаль район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән сезне Татарстан Республикасы һәм Район көне белән котлыйм. Бу мөһим ике дата ничә яшьтә булуыбызга, нинди социаль катламга керүебезгә, нинди дин тотуыбызга карамастан, барыбызны берләштерә.
Республика көне күп милләтле җиребездә яшәүче барлык халыкларның бердәмлеге, татулыгы һәм килешү символы. Татарстан – Россиянең иң матур төбәкләренең берсе, ул узенең үзенчәлекле мәдәниятын кадерләп саклый, аны буыннан буынга тапшыра. Татарстанның уңышы – барлык күрсеткечләрнең югары булуында, ул исә республика халкының югары максатларга омтылуы белән турыдан-туры бәйле. Сәнагать, авыл хуҗалыгы, торак һәм юллар төзелеше, мөһим социаль проблемаларны хәл итү – болар барысы да Татарстанның бай икътисади һәм инновацион потенциалының нәтиҗәле гамәлгә ашырылуы турында сөйли.
Быел безнең район 87 еллыгын билгеләп үтә. Кама Тамагы – республикабызның иң матур һәм кунакчыл төбәкләренең берсе, аны юкка гына Татарстан энҗесе дип атамыйлар. Монда киләчәк буынның тормышын кайгырткан ата-бабаларыбызның өлеше зур. Узган елга күз салсак, район уңай яккашактый үзгәрешләр кичерде. Районыбыз үсә, тулы кыйммәтле тормыш белән яши.Күп кенә планнар гамәлгә ашыпыла: күп фатирлы йортларга, балалар бакчаларына, авыл клубларына, юлларга ремонт ясала, яр буе ныгытыла,туристларны җәлеп итү буенча эшләр башкарыла.
Районыбызда тормыш сыйфаты яхшырсын, социаль-икътисади үсеш уңай нәтиҗәләргә китерсен өчен барыбыз бергә уртак көч куйыйк.
Бу бәйрәм көнендә иң эчкерсез теләкләрне кабул итегез – сезгә нык сәләмәтлек, уңышлар, бәхет, иминлек һәм киләчәк көнгә ышаныч телим.
Кама Тамагы муниципаль район башлыгы П.Н. Лоханов